22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казанда Академик Сахаров урамындагы хәрби-танкистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Запастагы подполковник Артур Даутов сәламләү сүзендә илүчеләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
ТР танкистлар берлегенең мактаулы президенты Александр Гурьянов, МХО ветераны һәм подполковник Г.Андреев, ветераннар рәисе Реналь Нәҗипов котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
Подполковник Андреев укучыларга һәм училищены тәмамлаучыларга сәламәтлек һәм бәхет теләде. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә киләчәк буын традицияләрне сакларга тиеш.
Тантана Казан югары танк училищесын тәмамлаучылар һәм кадетлар, 78нче лицей яшьармиячеләре танкист-сугышчылар монументына чәчәкләр кую белән тәмамланды.