Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә музей ачылды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

19 нчы февральдә  Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әдәби музей-кунак бүлмәсе”н ачу тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, шушы мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә танылган әдәбиятчылар, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, район мәгариф хезмәткәрләре катнаштылар.

Моңа кадәр бу мәктәптә “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее нәтиҗәле эшләп килә иде. Һәм менә икенче музейга нигез салынды. Әлеге музей Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән махсус программа кысаларында мәктәп откан 500 мең сумлык грант хисабына торгызылган. Моңа өстәп авылдан чыккан иганәчеләр дә үзләренең матди ярдәмнәрен керткәннәр.

Музей өч бүлектән һәм кунак бүлмәсеннән тора. Музей кунак-бүлмәсендәге стенд-витриналар, стена һәм өстәл альбомнарында шушы мәктәпне тәмамлаган танылган каләм ияләре, сәнгать кешеләренең тарихи фотолары, алардан алынган истәлек-ядкарьләр теркәлгән. Кунак бүлмәсендә исә мәдәни ял итү, телевизор, видеолар карау, язма әсәрләр, шигырьләр тыңлау мөмкинлекләре булдырылган.

Тантана тагын бер мөһим вакыйга белән истә калыр. Бу көнне шушы мәктәптә белем алган, күптән түгел генә Муса Җәлил премиясе лауреаты булып игълан ителгән шагыйрә Дания Нәгыйм иҗатына багышланган “Иҗатына бер караш” исеме астында кичә дә үтте.

 

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International