14-15 һәм 21 февраль көннәрендә Балтач, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында “Дустанә сыйныф серләре” республика ата-аналар комитетлары конкурсының беренче зона этаплары узды.
Конкурс ел саен мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә үзара мөнәсәбәтләренең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.
Зона этабы нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Арча, Саба, Балтач, Зеленодольск, Биектау, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Балык Бистәсе муниципаль районнары чыкты.
Ярымфинал һәм финал соңрак узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре барлык этаплар тәмамланганнан соң билгеле булачак.