Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сишәмбе көнне матбугат конференциясе барышында БДИ-2025 катнашучылары һәм быелгы имтихан кампаниясенең үзенчәлекләре турында сөйләде.
1 февральдә БДИда катнашуга гаризалар җыю тәмамланды. Имтиханнарда катнашу өчен 716 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 641 меңнән артыгы - чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә һәм 54 илдә узачак, аларны уздыру өчен 6 мең тирәсе имтихан тапшыру пункты оештырылачак.
2025 елда БДИ катнашучылары арасында сайлау буенча иң популяр уку предметы булып яңадан җәмгыять белеме тора, аны 303 меңнән артык кеше сайлаган (42,37 %). Икенче урында информатика, аны 153 мең кеше (21%) сайлаган. Популярлык буенча өченче урында биология, аны якынча 142 мең кеше(19,77%) бирергә планлаштыра.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру процедурасында быел үзгәрешләр юк. Аттестат алу өчен рус телен һәм математиканы (база яки профиль дәрәҗәсендәге) уңышлы тапшырырга кирәк, калган предметлар югары уку йортына керү өчен кирәк.
Анзор Музаев быел имтиханда катнашучыларны имтиханнарга кертү процедурасын гамәлгә ашыруда укучыларның ата-аналарын җәлеп итү планлаштырыла, дип сөйләде.