Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены узачак, анда Татарстаннан 82 мең бала катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казандагы брифингта хәбәр итте.
Фазлыева, Ватанны саклаучылар елында Татарстанда бик күп төрле тарихи һәм мәдәни чаралар оештырылачак, дип өстәде.