«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы лауреатлары Казан дәүләт мәдәният институтында тантаналы чарада игълан ителде.
Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләре хәрәкәте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 2010 елдан башлап конкурс үткәрә. Ул республиканың фундаменталь һәм гамәли фәнне үстерүгә өлеш керткән иң талантлы яшь галимнәрен бүләкләүгә юнәлдерелгән. Җиңүчеләр төп җиде номинация буенча билгеләнә.
«Иң яхшы яшь галим» конкурсы лауреаты - КФУ геология һәм нефть-газ технологияләре институты геологиядә математик методлар кафедрасы мөдире Тимур Закиров.
"Дөньяда бу юнәлеш бик киң таралган. Россиядә берничә төркем генә бар, шуларның берсе Казан федераль университетында, - дип уртаклашты конкурсның Гран-при иясе.
Конкурсның ачык туры 2025 елның 28 гыйнварында узды, анда катнашуга 35 кеше сайлап алынды.
Конкурска аспирантлардан һәм яшь галимнәрдән, Татарстанның фәнни һәм җитештерү оешмаларыннан барлыгы 188 гариза килгән. Иң күп гаризалар «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» (41 гариза) һәм «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант» (39 гариза) номинацияләрендә бирелгән.