Ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсының икенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү 11 мартка кадәр дәвам итәчәк

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ата-аналар бергәлеге инициативалары бәйгесенең икенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, ул Россия "Знание" җәмгыяте тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Теркәлүне узарга, формасын тутырырга һәм гаризаны 2025 елның 11 мартына кадәр сайтта бирергә мөмкин.

Быел икенче сезонда катнашучыларда җиңүгә тагын да күбрәк өмет бар: ата-аналар комитетлары өчен дүрт мәртәбә күбрәк бүләк әзерләнә,  аларның инициативаларын тормышка ашыруга 700 млн сумга якын акча бүленәчәк.

 2025 елда 800 мәктәп җиңүче була ала, алар өчен  өч категориядә приз фонды каралган: 500 меңгә кадәр, 1 млн сумга кадәр һәм 2 млн сумга кадәр. Җиңүчеләрне быел май аенда Бөтенроссия ата-аналар комитеты утырышында игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International