Татарстанда укытучыларны Telegram-ботлар оештыруга өйрәтә башладылар. Проектның инициаторлары уйлавынча, мондый укыту белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларны цифрлы җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә ярдәм итәчәк.
Дәресләрне IT-паркның муниципаль филиаллары тәкъдим иткән районнар кураторлары үткәрә. Мәсәлән, Балтач IT-паркында югары квалификация категорияле информатика укытучысы Ракил Закиров укыта. Чаралар "Дәүләтнең мәгълүмат икътисады һәм цифрлы трансформациясе" илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Дәрестә район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәррәмов, аның урынбасарлары, методистлар, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.
Telegram-ботлар мәктәп тормышында күп нәрсәне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Алар уку процессын оештыруда, өй эшләрен таратуда, белемнәрне тикшерүдә, укучылардан һәм ата-аналардан кире элемтә алуда ярдәм итәргә сәләтле.