17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында парламент дәресләре уза. Парламент дәресе-2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Дәрес темасы -«Ватанга хезмәт итү - изге бурыч!»
ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева Яшел Үзәннең 1 нче лицеенда парламент дәресе үткәрде. Чара вакытында балаларга лицейны тәмамлаучы, МХО да һәлак булган Григорий Исаев һәм Евгения Чернов батырлыгы турында сөйләделәр.
Түбән Каманың 37 нче лицеенда Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Алексей Харитонов катнашында парламент дәресе узды. Ә Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясендә парламент дәресе кунагы шәһәр Советы депутаты Наил Мосифуллин булды. Ул 10-11 нче сыйныф укучылары белән туган шәһәрен, республикасын, илен ярату, милли үзаң турында әңгәмә үткәрде.
Парламент дәресе - Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Быел Татарстанда парламент дәресе унҗиденче тапкыр оештырыла.