Казан кадет мәктәбендә МХО зонасында һәлак булган Антон Россихинга мемориаль такта ачтылар

2025 елның 28 феврале, җомга

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ике истәлекле чара узды.

Шуларның берсе - Украинадагы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган кадет мәктәбен тәмамлаган Антон Россихинга мемориаль такта ачу тантанасы. Мемориаль тактаны ачу хокукы Антонның әнисенә бирелде.

Аннары бер минутлык тынлык белән батыр  сугышчыны искә алдылар, аннары хәтер тактасына  канәфер чәчкәләре  салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International