Сергей Кравцов "Бөек Җиңү" Бөтендөнья мәктәп олимпиадасына старт бирде

2025 елның 28 феврале, җомга

  Мәскәү шәһәренең 281 нче мәктәбендә «Бөек Җиңү» Бөтендөнья мәктәп олимпиадасы рәсми рәвештә старт алды. Аны юашлап җибәрүдә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең фәнни директоры Михаил Мягков катнашты.

 Ярыш кысаларында 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар  Бөек Ватан сугышы геройлары, сугышлар урыннары һәм мөһим даталары турында белемнәрен күрсәтәчәкләр. Биремнәр тарихчы галимнәр тарафыннан, шул исәптән Россия хәрби-тарихи җәмгыяте вәкилләре тарафыннан эшләнгән һәм катнашучыларның яшенә карап  төрле катлаулыкларга бүленгән.

 Ике онлайн-тур нәтиҗәләре буенча олимпиаданың иң яхшы ун катнашучысы финалга чыгачак. Финал  2025 елның 6 маенда Мәскәүдә Җиңү музеенда узачак. Өч җиңүче Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнашу мөмкинлеге алачак.

Ярышта онлайн-форматта катнашырга мөмкин. Теркәлү 2025 елның 21 мартына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International