27 февральдә Казан педагогика көллиятендә “Озак һәм экстремаль стресс шартларында халыкка психологик ярдәм күрсәтүне оештыру проблемалары” темасына Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларының гамәли психологлары өчен форум узды. Форумны оештыручы - "Росток" психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге. "Росток" үзәге директоры Роман Васильев форумны ачып эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан сәламләү сүзе белән балаларны тәрбияләү, өстәмә белем бирү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова чыгыш ясады.
Форумның пленар өлешендә ТР Куркынычсызлык советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Казан федераль университетының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы мөдире Руслан Хәкимҗанов, ТР Мәгариф үсеше институтының психология һәм инклюзив белем кафедрасы өлкән укытучысы Мәдинә Солтанова, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча өлкән психологы Екатерина Бусова, социаль-психологик хезмәт җитәкчесе, кафедраның өлкән укытучысы Елена Пилюгина докладлар белән чыгыш ясадылар.