25, 26, 27 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге тарафыннан 2024 елда министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тапшыру тәртибе буенча практик семинарлар үткәрелде.
Семинар барышында аерым ситуацияләр аңлатылды һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр каралды.