Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Alabuga Skills һәм «Ел инженеры» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
«Ел инженеры» конкурсында югары уку йортлары студентлары, әзерлекнең техник юнәлешләре буенча белем алучылар, шулай ук әйдәп баручы тармаклар предприятиеләре инженерлары катнашты. Барлыгы 437 гариза кергән. Конкурсантлар инженерлык компетентлыгының югары дәрәҗәсен күрсәтеп, үз проектларын тәкъдим иттеләр.
«Ел инженеры» 2024 елның V республика конкурсында «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясенең «Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр» номинациясендә Югары нефть мәктәбенең лаборатория инженеры Евгений Харитонов җиңүче булды.