Казанда Владимир Меньшов исемендәге «Победили вместе» Халыкара кинофестивале узачак

2025 елның 28 феврале, җомга

 3 марттан 7 мартка кадәр Казанда актер һәм режиссер Владимир Меньшов истәлегенә багышланган «Победили вместе» Халыкара кинофестивале узачак.  Фестиваль кысаларында Россия һәм чит ил фильмнары тәкъдим ителәчәк, шул исәптән БРИКС илләре фильмнары да.

Фестиваль фильнарын күрсәтүләр «Мир» кинотеатрында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан дәүләт энергетика университетында узачак. Документаль ленталар рус субтитрлары белән биреләчәк, шул исәптән Кытай һәм Бразилия фильмнары да. Киномарафонны ачу 3 мартта «Мир» кинотеатрында узачак.   

 "Победили вместе" халыкара кинофестивале Россиядә документаль кино өлкәсендә иң эре чараларның берсе булып тора һәм Икенче бөтендөнья сугышында катнашучы илләрнең гомуми батырлыгы истәлегенә булдырылган. 2021 елда фестивальгә Владимир Меньшовның исеме бирелә, ул аны 2015 елдан бирле җитәкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International