Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Белем бирү сыйфатын арттыру теориясе һәм практикасы» темасына республика семинары узды,. Аларда 2024 елда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән.
ТР Мәгариф үсеше институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча директоры Лариса Шәмсетдинова нәтиҗәле проект эшчәнлеген оештыру темасына җентекләп тукталды.
Буа районы гомуми белем бирү оешмаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эшен нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская, шулай ук лицей директоры Людмила Абрамова уртаклашты. Табигый-фәнни белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләрне Буа районының «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре педагоглары тәкъдим итте.
«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрендә җиһазлар кулланып гамәлгә ашырылырга мөмкин булган дәрестән тыш эшчәнлек кысаларындагы чараларга аерым игътибар бирелде. Укучылар “Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына дәрестә, биология һәм Ватанны саклау нигезләре буенча мастер-класслар кысаларында, алган белемнәрне практикада куллануны күрсәттеләр.