Татарстанда уңайлы социаль-психологик климат формалаштыру буенча комплекслы профилактик чараларны гамәлгә ашыру буенча «Школа#безОбид» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар. Конкурска 40тан артык эш тәкъдим ителде.
Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә конкурс җиңүчеләре һәм номинантлары билгеләнде:
I урын - Казан шәһәренең Совет районы аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
II урынны Түбән Кама районының 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе алды.
III урын Әгерҗе районының 4нче мәктәбенә бирелде.
Конкурста катнашучыларга һәм номинантларга дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Җиңүче "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фондыннан ноутбукка сертификат алды
I урынны алган гомуми белем бирү оешмасы Татарстанны конкурсның федераль этабында тәкъдим итәчәк.