2024/25 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

 28 февральдә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында ярышлар тәмамланды.  24 предмет буенча ярышларда Россия Федерациясенең 89 субъектыннан һәм Сириус федераль территориясеннән 185 меңнән артык укучы катнашты. Россия мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларын оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы.

 11 гыйнвардан 28 февральгә кадәр  9-11 сыйныф укучылары үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән биремнәрне үтәделәр. “Сәнгать (дөнья сәнгать культурасы)” предметыннан  старт алган Бөтенроссия олимпиадасы икътисад буенча белемнәрне тикшерү белән тәмамланды.

 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 15 марттан 30 апрельгә кадәр Россия Федерациясенең 14 субъектында һәм  Сириус федераль территориясендә  узачак.

Ярышларда агымдагы елның төбәк этабында тиешле күләмдә балл җыйган мәктәп укучылары, шулай ук алдагы уку елы олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша.

Ярыш турында тулырак мәгълүмат олимпиада сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International