Россия Федерациясенең 89 субъектында инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатның төбәк этабы башлана. Оештыручылар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк үзәкләре, һөнәри белем бирүне үстерү институтының «Абилимпикс» үзәге һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО .
Ярышлар өч категория буенча : мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр өчен уздырыла.
Җиңүчеләргә өстәмә белем алу яки махсуслаштырылган реабилитация чараларын сатып алу хокукы бирә торган электрон сертификат рәвешендә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә: 1 нче урын өчен - 100 000 сум; 2 нче урын өчен - 75 000 сум; 3 нче урын өчен - 50 000 сум.