Кукмара ата-аналары математикадан БДИда биреп карадылар

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

 Кукмарада «Бергә бирәбез. Ата-аналар белән бергәләп  БДИ тапшыру көне» тугызынчы тапкыр уздырыла. Быел мәктәп укучыларының әти-әниләре Манзарас урта мәктәбе мәйданчыгында математика фәненнән имтихан биреп, үзләрен чыгарылыш сыйныф укучылары итеп хис иттеләр.

 Ата-аналар имтиханның барлык этапларын үттеләр: металлодетектор, күзәтүчеләрдән инструктаж, берәр кеше генә утыту, биремнәрне үтәү регламентларын.

 "Бераз дулкынландым, чөнки үземдә бөтен процессны үтүне  тойдым. Кызым миңа бераз белем күтәрергә ярдәм итте. Мин күбрәк гуманитар фәннәргә һәвәс, шуңа күрә математика катлаулырак бирелә. Укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телим!”, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 3 нче Кукмара урта мәктәбен тәмамлаган Ралина Хисмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International