Капиталь ремонт үткәреләчәк объектлар арасында: Коргуза урта гомуми белем бирү мәктәбе (Югары Ослан районы), Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе (Биектау районы), Усад гимназиясе (Лаеш районы), Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе (Питрәч районы), Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Зур Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Обсерватория урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе (Лаеш районы).
Тагын Казанда 12 мәктәпне төзекләндерәчәкләр.