"Бу чын фурор!", - диделәр оештыручылар. Икенче "Физмат прорыв" фестивале рекордлы санда катнашучыларны җыйды. Катнашырга теләк белдергән 450 укучы урынына Чаллы дәүләт педагогика университетына Чаллыдан, шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама районнарыннан 900 ләп 5-11 сыйныф укучылары килде. НГПУ мәйданчыгы очраклы сайланмаган: университет инфраструктурасы шундый күп кунакларны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальне ачуда сәламләү сүзе белән НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкберова чыгыш ясады.
Лекторлар бер үк вакытта төрле аудиторияләрдә эшләделәр. Бары тик балалар гына бер локациядән икенчесенә күчтеләр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, киләсе «Физмат прорыв» фестивале тагын Яр Чаллыда - 1 июньдә узачак. Барлыгы 2025 елда Татарстан Республикасында шундый 5 фестивальне үткәрү планлаштырыла.