НГПУның Индустриаль-педагогик көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәрби-тарихи уен» уздырдылар

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллиятендә  «Хәрби-тарихи уен» нар  узды. Чараны үткәрү 2020 елдан башланган. «На пути к победе» хәрби-тарихи уены мәктәп укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен белем бирү процессының мөһим өлешенә әверелгән. 

 Илшат Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия университетының тарих, география һәм укыту методикалары кафедрасы доценты - чараны оештыручы буларак, “Хәрби-тарихи уен” 8 этапны үз эченә ала, аларның һәркайсы төрле биремнәр белән тулы дип сөйләде. Катнашучылар үзләренең строевой әзерлек, хәрби медицина куллану күнекмәләрен, шулай ук хәрби бүләкләр һәм якташлар тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр».

 Хәрби-тарихи уенның төп акценты яшьләрдә хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга һәм хәрби тарих өлкәсендә белем дәрәҗәсен киңәйтүгә юнәлтелгән, ди оештыручылар.

 2025 елда Ватанны саклаучылар көненә багышланган ике уен уздыру планлаштырыла. Аларның беренчесе Индустриаль-педагогик көллият студентлары өчен узды инде, ә апрельдә Яр Чаллы шәһәре укучылары катнашында масштаблы чара көтелә, бу исә уен статусын шәһәр дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International