Мәскәүдә 2025 елның 4 мартында ArtMasters иҗади компетенцияләр милли ачык чемпионатының VI сезонында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан иттеләр. Чарада РФ Президентының Иҗтимагый проектлар буенча Идарәсе башлыгы, ArtMasters чемпионатының оештыру комитеты рәисе Сергей Новиков, Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, ArtMasters экология системасы җитәкчесе Борислав Володин катнашты.
2025 елда ArtMasters чемпионатында катнашучылар гадәттәгечә ике яшь категориясендә ярышачак: «Юниорлар» (14-17 яшь) һәм «Төп яшь категориясе» (18-35 яшь). «Юниорлар» ун иҗади компетенция буенча ярышачак: «3D-дизайнер», «Веб-дизайнер», «Видеомонтажер», «Видеооператор», «Звукорежиссер кино и музыка», «Клипмейкер», «Композитор популярной музыки», «Продюсер», «Сценарист» һәм «Художник-аниматор».
Чемпионат өч этапта уза: сайлап алу, квалификация һәм финал. Сайлап алу этабы 2025 елның 4 мартыннан 16 маена кадәр узачак. Гаризалар кабул итү 2025 елның 30 апрелендә тәмамланачак.