РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы «Стартап как диплом» форматында ел саен үткәрелә торган квалификация эшләре конкурсына гаризалар кабул итә.
2024-2025 уку елында "Стартап как диплом" форматында квалификация эшен яклаган яки бакалавриат, специалитет, магистратура программаларын тәмамлаучы чыгарылыш курс студентлары катнаша ала. Гаризаны бер катнашучы да, команда белән дә (5 кешегә кадәр) бирергә мөмкин.
Гаризалар 2025 елның 20 апреленә кадәр Яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча рроект офисы сайтында кабул ителә.