Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киң аудитория өчен фәнне популярлаштыручы чараларны оештыручыларга, шулай ук фәнни-популяр проектлар авторларына грантлар бирү конкурсларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый.
Гаризаны 1 марттан 30 мартка кадәр бирергә мөмкин. Грант ярдәме программасы ике конкурсны күздә тота: беренчесе фәнне популярлаштыручы чараларны оештыручыларга, икенчесе - фәнни-популяр контент авторларына.
Беренче конкурста фәнне популярлаштыруга багышланган масштаблы проектларны оештыручылар катнаша алачак. Грантның күләме 30 млн сумга кадәр булачак. Бу юнәлеш буенча финанслауның гомуми күләме 2025 елда 432 млн сум тәшкил итәчәк. Конкурста ким дигәндә 14 оешма җиңүче булачак.
Конкурсларга йомгаклар 2025 елның апрель ахырында ясалачак.