Заманча рус телен ямьсез сүзләрсез һәм чит тел лексикасыннан башка популярлаштыру буенча «Бөек һәм куәтле рус теле» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.
Анда укучылар, студентлар, мәктәп укытучылары, көллиятләр һәм югары уку йортлары укытучылары, ата-аналар комитетлары һәм ата-аналарның башка берләшмәләре, җәмәгать оешмалары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша ала.
Катнашу өчен видеоролик, кыска метражлы фильм яки анимацион фильм төшерергә кирәк, ул заманча рус телен цензурасыз лексикадан һәм чит ил сүзләреннән башка файдалануны популярлаштырырга тиеш. Конкурс эшен ВКонтактега урнаштырырга һәм #великийимогучий и #аноастик хештегларын билгеләп үтәргә кирәк. Аннары электрон теркәлү узарга. Эшләр 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү июньдә Мәскәүдә узачак .