Укучылар өчен финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

4 мартта мәктәп укучылары өчен финанс белеме һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды. Олимпиада инде биш ел рәттән уза, быел аңа беренче тапкыр 10-11 сыйныф укучылары да кушылды. 3 апрельгә кадәр Учи.ру мәгариф платформасында 3 апрельгә кадәр  һәр көнне катнашырга мөмкин.

Олимпиаданы оештыручылар әйтүенчә, укучылар бюджет планлаштырырга, куркынычларны бәяләргә һәм мошенниклар схемаларына каршы торырга өйрәнәчәк. Шулай ук үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап караячаклар. Биремнәр барлык яшь төркемнәре өчен җайлаштырылган: кече сыйныф укучылары төп төшенчәләр һәм финанс белеме принциплары белән танышачак, ә өлкән сыйныф укучылары үзгәреп торган шартлар белән сценарийлар эшләячәк.

 Катнашу өчен сайтта теркәлергә Учи.ру.дан пароль һәм логин белән  керергә кирәк. Нәтиҗәгә карап, катнашучылар сертификат, грамота яки диплом алачак, ә укытучылар - рәхмәт хатлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International