Татарстан укучылары Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы финалында катнашачак

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Төбәк этабында җиңүче 13 укучы  республиканы Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасы финалында тәкъдим итәчәк. Алар  6 нчы һәм 90 нчы гимназия, лицей - инженерлык үзәге, «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге (барысы да Казанда) һәм «Кванториум» балалар технопаркы (Чаллы) укучылары.

Ярыш финалы мартта Пермьдә узачак. Анда Идел буеның барлык 14 төбәгеннән килгән малайлар һәм кызлар 4 юнәлештә көрәшәчәк: робототехника, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыру, уйлап табучы бурычларны хәл итү, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены.

Быел Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы 10 нчы тапкыр уздырыла. Проектның максаты - яшьләрне интеллектуаль үстерү өчен шартлар тудыру, балаларны эшчәнлекнең фәнни-инновацион формаларына җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International