2025 елның 4 мартыннан 7 мартына кадәр Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ярдәмендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Бөтенроссия чаңгы узышлары, флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча махсус Олимпиада Спартакиадасы уза.
Россия Федерациясенең 25 субъектыннан 550 дән артык юнифайд-спортчы , алар арасында 430 атлет (менталь үсеш үзенчәлекләре булучылар) Татарстан Республикасына 2024-2025 елгы спорт сезонының масштаблы вакыйгасында катнашу өчен килгән. Шуны да билгеләп үтү мөһим: Татарстан Республикасын Спартакиадада тәкъдим ителгән барлык спорт төрләре буенча 127 спортчы тәкъдим итәчәк.