Республиканың 41 районыннан 300 дән артык мәктәп укучысы “Дуслык” комплексында өч олимпиада көне үткәрделәр.
Балаларның белемнәрен республиканың профильле институтлары һәм учреждениеләре, шул исәптән ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, ТР Үсеш институты, Россия ислам университеты һәм ТР каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия белгечләре бәяләде.