GS Group холдингы югары сыйныф укучылары өчен математика буенча «Я Решаю!» Халыкара конкурсның ХI сезоны нәтиҗәләрен игълан итте. 11 җиңүче арасында - бишесе Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Бу сигезенче сыйныф укучысы Артем Тимофеев, унынчы сыйныф укучылары Михаил Краюшкин һәм Александр Дәүләтов, шулай ук бу елны тәмамлаучылар Глеб Мекешкин һәм Андрей Кандрашкин. Өч тур нәтиҗәләре буенча алар Россиянең 85 төбәгеннән 5340 кешене узып киткән.
Быел “Я Решаю!” конкурсы унберенче тапкыр узды. Быелгы сезонда 11 илдән өлкән сыйныф укучылары ярышты, әмма финалга бары тик Россия укучылары гына үтте, бу үзебезнең математика мәктәбенең традицион югары дәрәҗәсен күрсәтә. Хәлиткеч этапта Россиянең 23 төбәгеннән 33 яшь математик очрашты.
GS Group медиа һәм коммуникацияләр хезмәте директоры Полина Белова катнашучыларга һәм аларның остазларына җитди әзерлек өчен рәхмәт белдерде.