Казанда «Ел укытучысы - 2025» конкурсында абсолют җиңүче дип Идел буе районының 129 нчы номерлы мәктәбе информатикасы укытучысы Ерлан Аймаганбәтов танылды. Бүләкләү Казан Ратушасында узды, иң яхшы Казан кеытучыларына бүләкләрне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр шәһәрне республика этабында күрсәтәчәкләр.
Илсур Метшин шулай ук соңгы елларда шәһәр мәктәпләрендә инфраструктура шактый яхшыруын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы шулай ук педагогларга балаларга патриотик тәрбиягә өлеш кертүләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаиләләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Конкурсның абсолют җиңүчесе Ерлан Аймаганбетов тантанада ярдәм иткәне өчен үз гаиләсенә, шулай ук шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.