«Сириус» белем бирү үзәгенең «Большие вызовы» фәнни-технологик проектлар бөтенроссия конкурсының яңа, унынчы сезонында катнашучылар саны шактый артты һәм аларның географиясе киңәйде. Конкурска дөньяның сигез иленнән 16,5 меңнән артык гариза керде - беренче тапкыр үз проектларын Абхазия, Әзәрбәйҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан мәктәп укучылары һәм студентлар тәкъдим итте.
Конкурс фән белән мавыгучы 7-11 сыйныф укучылары һәм көллиятләрнең һәм техникумнарның беренче һәм икенче курс студентлары өчен үткәрелә. Анда яңа гына эшли башлаган тикшеренүчеләргә катнашу өчен тематик юнәлешләрнең берсе буенча проектны тәкъдим итәргә кирәк. Шул ук вакытта балаларга тикшеренүләр өчен әзер темалар тәкъдим ителми - конкурсантлар мөстәкыйль рәвештә проблеманы билгели һәм кирәкле тикшеренүләр үткәреп, аның чишелешен таба.
Конкурс биотехнологияләр һәм экологиядән алып зур мәгълүматларга һәм ясалма интеллектка кадәр булган 12 юнәлешне үз эченә ала.