«Мир возможностей» проекты акцияләрендә катнашучы мәгариф оешмалары өчен конкурска старт бирелде

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 2025 елның 5 мартында төбәк мәгариф министрлары белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең "Мир возможностей" проекты акцияләрендә катнашучы мәгариф оешмалары өчен конкурска старт бирелде. Конкурс башлануы турында проектның координаторы Роман Романов игълан итте.

Конкурс 2025 елда «Җиңү мирасы: бердәмлектә көч», «Кырым Русы һәм Севастополь», «Гаилә тарихы - ил тарихы», «Цифрлы дөньяда финанс куркынычсызлыгы», «Сәламәт булу яхшы» һ.б акцияләрендә катнаша торган мәгариф оешмалары өчен үткәрелә.

Ул конкурска йомгаклар 2025 елның сентябрендә ясалачак, дип өстәде.

Җиңүчеләр "Мир возможностей" социаль активлыкка ярдәм итүнең цифрлы платформасында теркәлгән мәгариф оешмалары арасында билгеләнә, алар шәхси кабинетта проектта катнашу турында хисап урнаштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International