Кадет интернат-мәктәбенең яшь десантчылары парашют спорты буенча разряд алды

2025 елның 7 марты, җомга

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе каршында төзелгән "Яшь десантник" хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләргә парашют спорты буенча өченче спорт разряды бирелде. Разрядларга Артем Агромов (11 сыйныф), Артур Киселев (10 сыйныф), Даниил Лазарев (9 «А» сыйныф), Ранель Гатин (9 «Б» сыйныф), Шамил Сәлахов (9 «Б» сыйныф), Ранэль Солтанов (9 «В» сыйныф), Руслан Галиев (8 «А» сыйныф), Камил Ганеев (8 «А» сыйныф), Матвей Шпилев (8 «А» сыйныф) ия булдылар.

Балаларга разряд кенәгәләрен 2009 елдан 2013 елга кадәр 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясе командиры гвардия полковнигы Игорь Виноградский тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International