Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башлана.
Генераль подрядчы белән тиешле дәүләт контракты төзелгән. Гомуми мәйданы 3 мең кв. метр булган ике катлы бина төзү күздә тотыла. Физкультура һәм музыка заллары, төркем бүлмәләре, медицина кабинеты, процедура, азык-төлек блогы һәм кер юу бүлмәсе каралган.
“Гаилә” илкүләм проекты яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен үстерү чараларын берләштерүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты - балалы гаиләләр санын, шул исәптән күпбалалы гаиләләр санын арттыру.