Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле хезмәттәшләр !
Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Балалар белән эшләү җаваплылыгының зур өлешен күп вакытта нәкъ сез үз өстегезгә аласыз. Яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүдә сезнең өлешегез чиксез зур.
Сезгә ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, шатлык-куанычлар телим. Күңелегездә һәрчак яз, өегездә җылылык һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар юлдаш булсын.