Төбәк нәшриятлары хезмәткәрләре һәм дәреслекләр авторлары белән эшлекле киңәшмә

2025 елның 7 марты, җомга

Төбәк дәреслекләре белән тәэмин итү турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә узган киңәшмәдә сөйләделәр.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, төбәк нәшриятлары җитәкчеләре һәм яңа буын дәреслекләре авторлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының дәреслекләр буенча фәнни-методик совет җаваплы секретаре Филипп Шакиров, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина, балалар-яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф процессын озата бару буенча укыту-методика секторы мөдире Ләйсән Гайфуллина чыгыш ясады.

Докладларның тематикасы күптөрле иде: 2024 елгы эш нәтиҗәләреннән, дәреслекләрне карап тоту һәм экспертиза мәсьәләләреннән алып, аларны Россия Мәгариф министрлыгына федераль дәреслекләр исемлегенә кертү өчен җибәрүгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International