Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2025 елның 8 марты, шимбә

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм көнендә сезнең җылы һәм игелекле булуыгыз, кайгыртуыгыз һәм зирәклегегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.

Сезнең һәркайсыгыз укуда һәм һөнәри эшчәнлектә җитди уңышларга ирешә һәм шул ук вакытта эштә дә, өйдә дә гармония тудыра, якыннарына ярдәм итә, шатлык һәм борчуларны да уртаклаша. Сезнең талантыгыз, энергиягез теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм тирә-юньдәгеләрне яңа казанышларга рухландыра.

Укытучы һөнәрен сайлаган хатын-кызларны шәхсән аерым котлыйсым килә. Сез балаларыбызга белем бирәсез, иң мөһиме- кешелеклелек сыйфатларын тәрбиялисез һәм тормыш тмәктәбенә өйрәтәсез. Сезнең эшегез сабырлык, көч һәм гаять олы йөрәк таләп итә. Нәкъ менә сезнең аркада балаларыбыз акыллы, игелекле һәм максатчан үсәләр.

Кадерле хатын-кызлар, сезне бәйрәм белән котлыйм! Бәхет, мәхәббәт һәм иминлек телим.


 

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International