Илсур Һадиуллин: «Абилимпикс» чемпионаты инвалид кешеләр өчен эшкә урнашу мөмкинлеген киңәйтә торган система

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» президент платформасының «Россия - мөмкинлекләр иле» һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты старт алды.

Ярышлар 37 мәгариф оешмасы базасында Татарстан Республикасының 15 шәһәрендә узачак. Чемпионатта 130 компетенция буенча 1650 конкурсант катнашачак: «Архитектор будущего – нейросетевое искусство», «Веб-дизайн», «Дизайн интерьер», «Жестовое искусство», «Зуботехник», «Изобразительное искусство», «Инженерный дизайн (CAD) САПР», «Кирпичная кладка», «Ногтевой сервис», «Портной», «Психология», «Сварочные технологии», «Слесарное дело», «Токарные работы с ЧПУ», «Учитель начальных классов», «Электромонтаж» һәм башкалар.

Һөнәри осталык ярышларыннан тыш, катнашучылар өчен эшлекле, мәдәни, спорт, профориентация программалары да каралган, алар барышында мастер-класслар, семинарлар, вакансияләр ярминкәсе, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе, музей күргәзмәләренә, театр тамашаларына, концертларга, спорт матчларына, пленар утырышка, түгәрәк өстәлләргә бару каралган.

Быел Татарстан Республикасы төбәк чемпионатының компетенцияләр исемлегенә яңа юнәлешләр кертелде: «Бариста», «Ветеринария», «Ковроткачество крючком», «Дизайн модной одежды и аксессуаров», «Диспетчер автомобильного транспорта», «Ковроткачество крючком», «Коррекционная педагогика (логопедия)», «Макраме», «Программные решения для бизнеса», «Работник зеленого хозяйства», «Разработка компьютерных игр», «Сметное дело», «Сценическое мастерство», «Технологии информационного моделирования «BIM», «Фармация», «Фельдшер», «Цифровая трансформация бизнеса». Ярышлар 3 категориядә узачак - укучылар , студентлар, белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International