Казанның Совет районында “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзиячәкләр

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Казанның Совет районында быел “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзиячәкләр. 24,6 мең кв.м мәйданлы дүрт катлы бинада ике спорт залы һәм бассейн, шулай ук актлар залы һәм 612 урынлы ашханә урнашачак. Уку йорты "Җәй" торак комплексында төзеләчәк, бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

Шулай ук быел Совет районының «Яратам» торак комплексында 260 урынлык «Беренче» балалар бакчасы ачылачак.

"Яз" торак комплексында т 400 кешегә исәпләнгән зур поликлиника төзү һәм шулай ук 15 мең кеше өчен "Вишневка" торак массивында табиб офисын төзү планлаштырыла.

Район администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, яңа социаль учреждениеләр төзү генә түгел, булганнарның норматив торышын да карарга кирәк. Быел 125 нче гимназиядә һәм 145 нче балалар бакчасында капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International