Казанның 146 нчы лицеенда бүген Герой партасын ачтылар һәм батырлык дәресе уздырдылар. Тантанада Россия Федерациясе Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, шулай ук “Яшь гвардия” активистлары катнашты.
Дмитрий Чернобровкин бу лицейда укыган, аннары Казан педагогия университетын тәмамлаган. 2002 елда армиягә китә, ашыгыч хезмәт вакытында Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнаша, анда яраланган. 2022 елда мобилизацияләнгән. Ул Сватово юнәлешендә Кантемиров дивизиясендә, командир вазифасында хезмәт итә. "Хәрби батырлык өчен" һәм "Сугышчан Бердәмлекне ныгыту өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Дмитрий Чернобровкин 2023 елның 23 октябрендә яраланган сугышчыны коткарганда һәлак була, шуның өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Геройга 40 яшь булган, аның хатыны һәм ике кызы калган.
Герой партасын ачу тантанасы дәүләт флагларын чыгарудан башланды, аннары Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Тантана тәмамланганнан соң Рәсим Баксиков «Наставник Z» проекты кысаларында батырлык дәресен үткәрде.