Ай саен Казанның В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында 8 һәм 9 психологик-педагогик сыйныф укучылары һөнәри сынаулар уза. “Универшимбә” очрашуларының берсендә балалар мәктәп җитәкчесенә кирәкле күнекмәләр турында белделәр.
Шәһәрнең 11 мәгариф учреждениесендә психологик-педагогик сыйныфлар эшли. Проектта барлыгы 365 укучы катнаша, алар укытучы һөнәре белән интерактив форматта танышалар һәм эшләүче укытучылардан тәҗрибә өйрәнәләр.
Балалар өчен мастер-класслар сериясе уздырыла. Проектны Казан мәктәпләренең 8 һәм 9 психологик-педагогик сыйныфлары укучылары өчен башлап җибәрделәр. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, укучылар үзләре өчен технология, җәмгыять белеме һәм чит тел укытучылары эшендә кызыклы яклар ачканнар.