Татарстанның Спас районында ата-аналар өчен БДИ үткәрделәр

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Спас районында Болгар шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә ата-аналар өчен “Бергә бирәбез. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясен үткәрделәр.

Бу көнне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, муниципаль координатор Владимир Егоров һәм мәгариф бүлеге методисты Елена Мартынова катнашында 11 сыйныфны тәмамлаучыларның 15 ата-анасы БДИ тапшырды.

Алар дәүләт имтиханында контрольнең ничек баруын, имтихан пунктында нинди эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәлүен, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрделәр.

Акция барышында әти-әниләргә төп дәрәҗәдәге математика буенча КИМның гадиләштерелгән вариантларын үтәргә тәкъдим ителде.

Акциядә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International