2025 елның 13 мартында Казанның Совет районы инженерлык үзәгендә оnline форматында "М.П.Симонов исемендәге кышкы укулар" традицион Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
«М.П.Симонов исемендәге Кышкы укулар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, ТР социаль-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып, конкурс чараларының республика реестрына кертелде.
Конференция илебез авиатөзелешен үстерүгә, спорт самолетларын һәм хәрби авиация комплексларын эшләүгә һәм оештыруга зур өлеш керткән күренекле авиаконструктор М.П. Симоновка багышланган. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчелегендә, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге һәм КАИ- Казан милли үзәге белән берлектә уздырыла.
Конференциядә катнашучылар: гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, югары уку йортлары галимнәре, аспирантлар, төп һәм өстәмә белем бирү педагоглары.
Гаризаны сылтама буенча электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Эшләр 2025 елның 9 мартына кадәр кабул ителә.