Укытучылар һәм укучыларның ата-аналарын гаилә медиациясе буенча курс узарга чакыралар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Знание. Академия онлайн-платформасында укытучылар, социаль хезмәткәрләр һәм психологлар, шулай ук укучыларның ата-аналары "Гаилә медиациясе" бушлай курсын узарга мөмкин. Ул Россия "Знание" җәмгыяте һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшли башлады һәм "Ата-аналар академиясе" программасының онлайн-курслары сериясенә керә.

Катнашучылар гаиләләрдә ышанычны һәм үзара аңлашуны саклау өчен медиация күнекмәләренә ия булачак. Алар конфликтларның сәбәпләрен анализларга, катлаулы ситуацияләрдә конструктив диалог төзергә һәм судсыз гаилә бәхәсләрен хәл итәргә өйрәнәчәк.

Уку 8 сәгать дәвам итә, аны теләсә кайсы вакытта узарга мөмкин. Курс үз эченә 20 бүлекне ала, аларның һәркайсында видеолекцияләр, конспектлар, өстәмә материаллар һәм тикшерү өчен биремнәр бар. Уку тәмамланганнан соң, катнашучылар сертификат алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International