Бүген тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе тапшырдылар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан мәктәпләрендә төп көнне уза алмаган тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсен кабат тапшырдылар. Анда 233 мәктәптән 600 дән артык укучы теркәлгән.

Бу әңгәмә - имтиханнар алдыннан мөһим адым. Әгәр дә беренче тапкыр тапшырганда «незачет» алган, килмәгән яки тәмамларга өлгермәгән икән - бүген барысын да төзәтергә мөмкинлек бар. Формат элеккечә кала: дүрт биремне үтәргә кирәк: текстны кычкырып уку, әйтелгәннәрне кертеп сөйләү, монологик әйтелеш һәм имтихан бирүче белән диалог. Биремне эшләргә 15 минут, ә мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен өстәмә рәвештә тагын 30 минут. Иң мөһиме - "зачет" алу, аннан башка йомгаклау имтиханнарына кертмәячәкләр .

Республиканың тугызынчы сыйныф укучыларының күпчелеге төп датага йомгаклау әңгәмәсен узды, 12 февральдә аларның 99,3%ы «зачет» алды.

Бүген әңгәмәне узарга өлгермәгәннәр өчен өстәмә дата - 21 апрель.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International