15 мартта, Казан ата-аналарын балалар һәм өлкәннәр кризисы темасына багышланган ачык очрашуга чакыралар. Чара республика клиник наркология диспансерында узачак.
РКНД психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева катнашучыларга яшь кризисларының ни өчен кирәклеген һәм, әйләнә-тирәдәгеләрнең артык кайгыртуы аркасында баланы ни көткәнен сөйләячәк.
Очрашу 12:00 сәгатьтә Сеченов урамы, 6, корп.д., 3 кат (мансарда) адресы буенча башлана. Катнашу бушлай, әмма сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итәләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.