"Знание" Россия җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Кампания “Знание. Родители сайтында агымдагы елның 21 мартына 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Яңа сезонда да тематик юнәлешләр саклана, алар буенча ата-аналар комитетларына проектлар эшләргә туры киләчәк. Бу гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, физик, хезмәт, экологик, эстетик тәрбия һәм фәнни танып белү юнәлешләре. Гаризаны бәяләү этабында төбәк ата-аналар комитетлары, шулай ук федераль экспертлар караячак.
Бу юлы 800 мәктәп җиңүче була ала, алар өчен приз фондының өч категориясе каралган: 500 меңгә кадәр, 1 млн сумга кадәр һәм 2 млн сумга кадәр. Җиңүчеләрне май аенда Бөтенроссия ата-аналар комитеты утырышында игълан итәчәкләр.